Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда барлык авыл хуҗалыгы хайваннарын да чиплаштырдылар

Узган ел Татарстанда барлык авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортны идентификацияләү төгәлләнде. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«2024 елның 1 сентябренә кадәр барлык авыл хуҗалыгы хайваннары да маркировкаланды һәм системага кертелде. Без эшләрне графиктан алда тәмамладык. Һәм 2025 елда ябарга тиешле позицияләрне узган елда ук төгәлләдек», - диде ул.

Республикада 771,1 мең баштан артык мөгезле эре терлек, 25,8 мең ат, 410 меңнән артык дуңгыз, 17 миллион башка якын йорт кошы, 171,6 мең баштан артык мөгезле вак терлек чиплаштырылган.

Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, идентификация хайваннарда була торган йогышлы чирләр таралуына юл куймау, авыру таралу чыганакларын ачыклау өчен кирәк. Моннан тыш, аның сүзләренчә, маркировка нәтиҗәсендә бер хайванны икенчесенә алыштыру, шулай ук ветеринар эшкәртү узмаган хайваннарны бер урыннан икенчесенә күчерү мөмкинлеге чик куела. Чип ярдәмендә хайванның хуҗасын табарга мөмкин.

Федераль закон нигезендә хуҗалар хайваннарны маркировкалауны тәэмин итәргә һәм аларны исәпкә алу өчен белешмәләр тәкъдим итәргә бурычлы, дип искәртте идарә башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus