Актанышта Яңа елдагы традицион спорт бәйрәмнәренең тагын берсе Энгель Маннапов истәлегенә шахмат турниры узды. Әлеге мәртәбәле ярышта ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Турнирны ачу тантанасында шахмат сөюче райондашларны «БлагоДарение» фонды президенты, Актаныш районының шахмат һәм чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов сәламләп, уңышлар теләде.
Турнир швейцар системасы буенча 7 турда узды. Җиңүчеләр 6 яшь аралыгында - 2017 елгы һәм аннан яшьрәкләр, 2015-2016 елгылар, 2013-2014 елгылар, 2010-2012 елгылар, 2007-2009 елгылар, шулай ук ветераннар арасында ачыкланды.
Шахмат турниры җиңүчеләренә бүләкләрне Энгель Маннаповның кызлары - Гөлнара һәм Диләрә ханымнар тапшырды.
«Бәйгене оештырудагы хезмәтләре өчен атаклы остазлар - Татарстанның атказанган спорт осталары Илдар Имамов белән Фәим Галимовка зур рәхмәт! – диелгән хәбәрдә.