Саратов белән Энгельс бүген төнлә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүменә дучар булды. Бу хакта Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин Телеграм-каналында хәбәр итте. Дроннар һөҗүме сәбәпле, сәнәгать предприятиеләренең берсендә янгын чыккан.
«БПЛА һөҗүме сәбәпле, янгын чыккан предприятиедә оператив штаб җәелдерелгән. Урында белгечләр белән вазгыять һәм бетерү планы турында фикер алыштылар. Янгынны локальләштерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек», - дип язган губернатор. Якынча мәгълүмат буенча беркем дә зыян күрмәгән.
Россия Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган төн дәвамында Һава оборонасына каршы көчләре Россия төбәкләре өстеннән 32 пилотсыз очкычны юк иткән.
«Саратов өлкәсе территориясендә 11 БПЛА юк ителгән, дүртешәр БПЛА Курск һәм Ростов өлкәләре территориясендә, өчешәр Белгород һәм Брянск өлкәләре территориясендә, икешәр Краснодар крае территориясендә, берсе Волгоград өлкәсе территориясендә һәм дүртесе Азов диңгезе акваториясендә», – диелә оборона ведомствосы белдерүендә.