Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфада «Нур» татар театры өчен хәйрия аукционы булды

Уфада Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубында Яңа ел алды хәйрия аукционы узды. Аукционда Вәкил Шәйхетдинов картиналары, китаплар, эретелгән май һәм бал сатылды. Бу хакта «Миллиард. Татар» хәбәр итә.

Сатудан кергән акчалар Уфа «Нур» дәүләт татар театры балалар студиясенә тапшырыла. Биредә балалар актерлык осталыгы белән шөгыльләнә һәм татар мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Мондый форматтагы хәйрия кичен уздырып, дискуссия клубында катнашучылар Мәрьям Солтанова-Акчуринаның күркәм традициясен саклады.

«Татар хәйриячелеге тарихында мәгърифәтчелек проектларына иганәчелек ярдәме күрсәтү тәҗрибәсе бар. Без дискуссия клубыбыз исемен йөрткән кешенең юлыннан барырга булдык. Архив документларыннан билгеле булганча, Мәрьям Солтанова-Акчурина XX гасыр башында татар кызлары өчен приют-мәктәп ачкан, кызлар биредә аның хисабына яшәгән.

Ул бик аз санлы меценатларның берсе һәм Уфа мөселман хатын-кызлар җәмгыяте рәисе булган. Әлеге җәмгыять өлкән яшьтәге ир-атлар һәм мөселман малайлар өчен приютка матди ярдәм күрсәткән», - дип сөйләде дискуссия клубы рәисе Нәфисә Акчурина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus