Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада яңа трассада Виталий Дерягин истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Алабуганың Танайка урманында, «Белая дача» ял базасы янында чаңгычылар арасында алтынчы спорт ярышы булды. Быел ярышлар гадәтләнгән урында — чаңгы-роллер трассасында түгел, ә Танайка урманының икенче өлешендә узды, ул хәзер чаңгычыларга «беркетеләчәк», дип яза «Алабуга нуры» газетасы.

Моның өчен урман участогын махсус чистартканнар, махсус техника белән чаңгыда шуу өчен урын әзерләгәннәр. Бу – урманда саф һава сулаучылар һәм профессиональ чаңгы тренировкалары һәм ярышлар өчен аерым урын булсын өчен махсус эшләнгән.

Бу – 2019 елда Финляндиядә триатлон буенча ярышларда катнашканда фаҗигале рәвештә һәлак булган танылган алабугалы, спорт ветераны истәлегенә үткәрелә торган традицион кышкы ярышлар. Сүз уңаеннан, 5 гыйнварда аңа 49 яшь тулган булыр иде.

Белешмә өчен. Виталий Дерягин исән чагында күп кенә шәһәр, республика, бөтенроссия һәм хәтта халыкара ярышларда актив катнаша һәм җиңә. Виталий актив җәмәгать эшлеклесе, Алабуга шәһәр Советы депутаты иде.

Ярышларның статусы Россиякүләм дәрәҗәгә җитте, чөнки Алабугага ел саен бөтен республикадан гына түгел, бөтен илдән алдынгы спортчылар һәм чаңгы спорты ветераннары җыела. Мәсәлән, быел Казаннан, Бөгелмәдән, Яшел Үзәннән, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алексеевск районыннан гына түгел, шулай ук күрше Удмуртия һәм Марий Эл республикаларыннан да спортчылар бар иде. Барлыгы ярышларда 155 чаңгычы катнашты.

Сүз уңаеннан, оештыручылар йөгерүдә катнашучыларның санын билгеләп үттеләр. Беренче ярышларда алар 100 дән аз гына артыграк булса, быел инде 150 дән артып китте. Юниорларга — 15-16 яшь. Иң «өлкән» чаңгычыга — 72 яшь.

Быел ярышучылар шулай ук яшь категорияләренә бүленгән иде. Ир-атлар өчен дистанция 10 км, хатын-кызлар өчен 5 км тәшкил итте. Ярышта катнашучыларның һәрберсен финишта бүләкләр көтә иде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus