Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Новосибирск татарлары Казаннан җибәрелгән татарча уку әсбаплары өчен рәхмәт белдерә

Россия төбәкләрендә татар мирасын саклау һәм популярлаштыру чаралары кысаларында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елда Новосибирск өлкәсендәге татар теле укытыла торган мәктәпләргә уку әсбаплары тапшырган.

Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына әлеге бүләкләр өчен рәхмәт әйтә. Бу хакта өлкәнең Татар мәдәнияте үзәгенең «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.

Мондый хезмәттәшлек татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә, шулай ук милләтара тынычлыкны һәм дуслыкны ныгытырга булыша, диелә хәбәрдә.

Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе аларны гасырлар дәвамында татарлар яшәгән авылларның мәктәпләренә җибәрүне оештырган.

Казаннан җибәрелгән уку әсбаплары арасында – дөньякүләмендә билгеле сынлы сәнгать әсәрләренең фотокүчермәләре һәм татар теле алфавиты плакатлары бар. Күрсәтмә материалларны укыту барышында кулланачаклар, бу кече яшьтәге укучыларга танышырга, ә олы укучыларга татар халкы мәдәниятен тирәнрәк аңларга булышачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus