Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пенза өлкәсендә Закир Кормаев истәлегенә шахмат турниры оештырдылар

5 гыйнварда Пенза өлкәсенең Иссин районында мактаулы гражданин Закир Кормаев истәлегенә 14 нче ачык шахмат турниры узды. Бу чара инде күп еллар шахмат яратучыларны, төрле буын һәм төрле төбәк кешеләрен җыя, район үсешенә өлеш керткән күренекле кеше турында истәлек саклый, дип хәбәр итә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятенең «ВКонтакте» төркеме.

Турнир традицион рәвештә Иссин районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узды. Ачылышта Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, районның Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Рәфыйк Йосыпов, автономия рәисе урынбасары Гөлназ Самочкина, автономия башкарма комитеты әгъзасы Шамил Шабанов, шулай ук Закир Кормаевның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, ярышларны оештыручылар, иганәчеләр, катнашучылар һәм тамашачылар катнашты.

Җиһанша Туктаров, Закир Кормаевны үз районының гаҗәеп кешесе, җәмәгать эшлеклесе һәм чын патриоты буларак искә алып, җыелган кунакларга мөрәҗәгать итте. Ул турнирда катнашучыларга уңышлар, җиңүләр теләде, яшь буынны тәрбияләү өчен мондый традицияләрне саклауның мөһимлеген әйтте.

Чара кысаларында Җиһанша Туктаров турнирны оештырган һәм уздырган өчен өстәмә белем бирү педагогларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук район балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә туплар комплекты бүләк ителде, бу районда спортны үстерүгә зур ярдәм булачак.

Турнирда катнашкан яшь шахматчылар кубоклар, грамоталар һәм медальләр алды. Ярышларда Мокшаннан, Мордовиядән, Саранскидан, Рузаевкадан һәм Иссин районыннан 10 команда катнашты. Турнир сорт чарасы гына түгел, ә аралашу, тәҗрибә алмашу һәм төрле буыннар арасында дуслыкны ныгыту мәйданчыгы да булды.

Закир Кормаев истәлегенә турнир яшьләрне берләштерергә, аларда сәламәт көндәшлек рухы, традицияләргә хөрмәт һәм шахматка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Чараны оештыручылар хезмәтләре һәм эшкә бирелгәнлекләре, Рәфыйк Габделбәр улына районда шахмат хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен аерым рәхмәт сүзләренә лаек, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus