Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илнур Миргалиев: Нәкый Исәнбәт архивы академик институтларга кайтырга тиеш

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт архивын Татарстан Фәннәр академиясенә кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.

«Нәкый Исәнбәт – соңгы могиканнарыбызның берсе. Аларның архивлары академик институтларга кайтырга тиеш. Галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәт архивы белән ничек эшләвен, нинди авырлыклар булуын аңлатты. Бу очракта Нәкый аганың туганнарына да шуны әйтәсем килә: галимнәр ягыннан игътибар һәм архивны кайтарырга теләк булганда Нәкый Исәнбәт архивы өйдә, диван астында яки шкафта, ягъни чәчелеп ятарга тиеш түгел», - диде ул.

Аның фикеренчә, архивны Татарстан Фәннәр академиясенең «Мирасханә» үзәгенә бирергә, архивны өйрәнеп чыгар өчен галимнәрне билгеләргә һәм аны һәр яклап өйрәнергә кирәк.

«Мин, мәсәлән, бу эшкә бик теләп алыныр идем. Нәкый аганы без күтәрергә, бу теманы үстерергә тиешбез. «Идегәй» дастаны буенча күпме спектакльләр куелды, бәхәсләшүләр бара. Бу – тарихның бер өлешенә әйләнде. Нәкый агасыз бу әйберләрне аңлап булмый. Әйдәгез, бергәләп эшлик. Без моңа әзер. Нәкый агага һәм фольклорыбызны кайтаруга багышланган җыелышларда тагын күрешик, сөйләшик, тагын да күбрәк материалларны чыгарыйк. Чөнки алар, чынлап та, халыкка кайтырга тиеш», - диде Илнур Миргалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus