Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда кыска вакытлы салкыннан соң аномаль җылы көтелә

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә – кыска вакытлы салкыннар аномаль җылы белән алышыначак. Явым-төшемнәр, бозлавык һәм җил фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

6 гыйнвар төнендә, шулай ук иртәгә иртән һәм көндез явым-төшем ихтималы аз. -15..-10 градус салкын була, түбән җирләрдә 18 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер районнарда томан төшә. Циклон йогынтысында, көннең икенче яртысында, көнбатыш районнарда кар ява башлаячак. Җил секундына 14 метрга кадәр көчәя, буран була, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Һава температурасы -10..-5 градус.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне һава торышына атмосфера фронтлары һәм циклон тәэсир итәчәк. 8 гыйнварда кар, җепшек һәм һәм пыскак яңгыр явуы фаразлана. Урыны белән кабат буран чыга, ә җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәя. Температура әкренләп күтәрелә: төнлә -12..-7, иртәнгә таба -6..-1, ә көндез -2..+2 градус булачак.

9 гыйнварда җылыну дәвам итә, синоптиклар фаразлаганча, температура 10 һәм аннан да күбрәк градуска нормадан югары була. Җепшетү явым-төшемнәр дә алып килә – җепшек кар һәм яңгыр явачак. Тәүлек дәвамында һава температурасы -3..+2 градусны тәшкил итә, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Якынча фаразлар буенча, атна ахырында температура 0 градус чамасы саклана. Урыны белән бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин.

«Җепшек кар һәм яңгыр белән бергә, җепшек һава торышы аркасында түбәләрдән һәм башка авыш өслекләрдән кар һәм боз төшәргә мөмкин. Сак булыгыз!» – дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus