Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ак Барс» Омск командасына оттырды, ә җиңүгә китергән голларны Татарстан егетләре кертте

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 1:3 исәбенә җиңелде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Көндәш команда составында ике Түбән Кама егете «Авангард» капитаны, сакчы Дамир Шәрипҗанов һәм һөҗүмче Наил Якупов уйный. Икесе дә 2021 елны «Авангард»та уйнап Гагарин кубогын откан иде. Бүген алар икесе дә «Ак Барс» капкасына гол кертте.

Беренче периодның алтынчы минутында «Авангард» һөҗүмчесе Рид Буше исәпне ачты (0:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов берүзе капкага таба юнәлде, тик «Авангард» уенчысы Михаил Гуляев аны кәшәкәсе белән тоткарлап калды. Моның өчен «Авангард» капкасына штрафлы бәрү билгеләнде. Артём Галимов көндәш команда капкачысы белән бергә-бер калып алка кертә алды, исәп тигезләнде (1:1).

Период ахырында Рид Буше һәм Кирилл Семёнов сугышып алды, икесенә дә дорфалык өчен дүрт минутлык штраф бирелде. Период тәмамланырга 45 секунд калганда, тагын бер сугышу булды, бу юлы хоккейчылар ныграк бәрелеште. «Авангард» уенчысы Майкл Маклаудка сугышуны башлаганы өчен кечкенә ике минутлык, зур биш минутлык һәм дисциплинар ун минутлык штраф бирелде, ә «Ак Барс» уенчысы Никита Дыняк штрафчылар эскәмиясенә биш минутка утыртылды.

Икенче периодның унөченче минутында «Ак Барс» сакчысы Алексей Марченкога кәшәкәсе белән көндәшен тоткарлаганы өчен штраф билгеләнде, «Ак Барс» җанатарлары моның белән килешмичә сызгыра башлады. Хөкемдарлар, яңадан үзара фикер алышканнан соң, хоккейчыны штрафчылар эскәмиясенә утыртмаска карар кылды. Әлеге период голларсыз узды.

Өченче периодның бишенче минутында Наил Якупов Омск командасын яңадан алга чыгарды (1:2). Период ахырында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды һәм «Авангард» моннан файдалана алды. Дамир Шәрипҗанов «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахо);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Евсеев – Яруллин;
  • Коршков – Комков – Кошелев, Лучевников – Князев;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалетдинов), Журавлёв.

«Авангард»

  • Серебряков (Бердин);
  • Якупов – Прохоркин – Игумнов, Шәрипҗанов – Чистяков;
  • Фьоре – Маклауд – Башкиров, Гуляев – Коледов;
  • Окулов – Спунер – Буше, Кулик – Меркли;
  • Рейнгардт – Каблуков – Мартынов, Соловьёв.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Салават Юлаев» командасына каршы матч 8 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus