Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шагыйрә Салисә Гәрәеваны иртәгә Минзәләдә соңгы юлга озатачаклар

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева бүген Минзәләдә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Минзәлә шәһәре Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итте.

«Октябрь аенда авырып, хастаханәдә ятып, терелеп чыккан булган. Урын өстендә ятмады, аяк өстендә йөри иде. Бүген иртән аны юындырып чыкканннар. «Хәлем китте», - дигәч, караватка яткырганнар. Шуннан китеп тә барган, дип сөйләделәр Минзәләнең картлар йортында. Васыяте буенча Салисә апа иртәгә Минзәләнең мөселман-татар зиратында җирләнәчәк», - диде «Татар-информ»га Нэля Бикеева.

Аның әйтүенчә, Салисә Гәрәеваны соңгы юлга озатуда якыннары, туганнары катнашачак. «Минзәлә районы Тулбай авылында бик күп туганнары яши. Бүген Казаннан Салисә Гәрәеваның бертуган апасының улы, МВД полковнигы Равил Касыймов кайта. Кызы чит илдә яши, кайтып өлгерә алырмы – белмим», - диде ул.

  • Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туа. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.

    1962 елдан 1991 елга кадәр Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. 1991 елда ул Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Салисә Гәрәева – 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus