Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарадан Хәлим Шакиров СССР заманындагы экспонатлардан шәхси музей ачарга уйлый

Кукмарада яшәүче Хәлим Шакиров СССР заманындагы экспонатлардан шәхси музей ачарга уйлый, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

Кукмара егете Хәлим Шакировка 31 яшь. Һәм аның эштән тыш буш вакытындагы шөгыле — элеккеге заман предметларын коллекцияләү. Ул аларның тузаннарын сөртеп, «өф-өф» итеп кадерләп кенә сакларга куймый, җае чыгу белән кайберләрен Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена тапшыра яисә биредә үткәрелә торган төрле күргәзмәләргә тәкъдим итә. Әйтик, Яңа ел бәйрәме алдыннан музейда оештырылган күргәзмәгә ул коллекциясендә булган, якынча 1960–1980 елларда ясалган чыршы уенчыкларын биреп торган. Әлеге бик тә үзенчәлекле уенчыклар арасында космонавтлар да, Кыш бабай белән Кар кызы, яшелчә, җиләк-җимешләр дә бар.

«Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее минем икенче йортым кебек», — ди ул. Бирегә Хәлим беренче тапкыр иптәш егете белән керә.

«Хәтерлим әле: аларга экскурсияне хезмәттәшем Алена Газизова үткәрде. Егетләр, бик кызыксынып тыңлап, экскурсиядән соң да шактый вакыт музейда йөрделәр. Ул вакытта аның коллекционер икәнен белми дә идек. Шул көннән соң ул бездә ешрак була башлады, шактый экспонатлар: фотоаппарат, журналлар, акчалар, лампа һәм башка предметлар бирде. Килгәндә бервакытта да буш кул белән яныбызга керми, һәрдаим тагын ничек ярдәм итә алам, нәрсә алып килим дип кызыксынып тора. Ә бит ул аларны эшләгән акчасына сатып ала. Фотолар аша үзенең коллекциясе белән таныштыра. Музеебызда ремонт вакытында күченү эшләре күп булды, шул чакта да, зур рәхмәт аңа, авыр витриналар һәм башкаларны ташырга булышты. Хәлим кебек яшьләр аз. Аның әлеге кызыксынуы бездә зур соклану уята», — ди өлкән фонд саклаучысы Сиринә Сабирова.

«Районыбызның иң борынгы авылларның берсе булган Мәчкәрәдә бакыр, көмеш акчалар тапкан идем. Бер өлешен үземдә калдырдым, музейга да бирдем. Шушы юнәлештә алга таба укыйсым да килгән иде, әмма булып чыкмады. Сеңлем укырга керде, аннан соң Кукмара мех фабрикасында эшләгән әтиебез Райнур биш ел авырып бакыйлыкка күчте», — ди Хәлим.

Хәлим буш вакытларында әтисенең эшен дәвам итә: бик теләп, балта-пычкылар, пычаклар кайрау белән дә шөгыльләнә икән. Бу да — бик сирәкләр генә җиренә җиткереп башкара торган хезмәт.

Хәлимн Кукмарада бина арендалап, СССР заманындагы экспонатларны куеп, күрше Нократ Аланы шәһәрендәге кебек шәхси музей ачарга уйлый. Соңгы дүрт ел эчендә экспонатлар туплау буенча ныклы эш алып барган. Аларның берсе дә хәзерге вакытта өендә теләсә кайда аунап ятмыйча, яхшылап урнаштырылып куелган икән. Шулар арасында иң борынгысы — 1909 елда нәшер ителгән журнал, Николай патша вакытындагы китаплар, бакыр акчалар, 1738 елгы акча, фотоаппаратлар, төрле зурлыктагы графиннар. «Менә элеккеге әйберләрне шулай итеп сакларга тырышам», — ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus