Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казахстанда метапневмовирус йоктыру очраклары теркәлгән

Казахстанда эпидемик сезон башланганнан бирле метапневмовирус белән авыруның 30 очрагы ачыкланган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Эпидемик сезон башланганнан бирле республикада гриппоз булмаган вирусларга 8360 үрнәк тикшерелгән. Шулар арасыннан 1866 (22 процент) үрнәк уңай нәтиҗәле булган, шул исәптән <...> 206 (11,1 процент) үрнәктә коронавирус, 178 (9,5 процент) үрнәктә парагрипп, 113 (6,1 процент) үрнәктә бокагрипп һәм соңгы чиратта 30 үрнәктә метапневмовирус (1,6 процент) ачыкланган», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта Казахстанда 1 октябрьдән 2 002 335 ОРВИ һәм 941 лабораториядә расланган грипп очрагы теркәлгән.

Метапневмовирус – дистәләгән еллар дәвамында төрле илләрдә актив йөрүче классик вирусларның берсе. Башка инфекцияләр кебек үк, әлеге вирус ОРВИ һәм грипп белән авыру сезонында аеруча актив. Белгечләр әйтүенчә, ул күбесенчә һава-тамчы юлы белән, сирәк очракта контакт-көнкүреш юлы белән күчә.

Кытайның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау идарәсе, үз чиратында, 2 гыйнварда тикшеренү чыгарды. Әлеге тикшеренүдә бер атнада (23-29 декабрьдә) респиратор авырулар саны арту билгеләп үтелә.

Иң нык таралучы авыру буларак беренче урында грипп (30,2 процент), аннан соң метапневмовирус (6,2 процент) теркәлгән. Ике очракта да узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны арту күзәтелгән.

Метапневмовирус йоктыручылар арасында иң күбе 14 яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) Кытайдагы эпидемиологик вәзгыять күзәтү һәм контрольдә тотыла, дип билгеләделәр.

Метапневмовирусның төп симптомнары:

  • ютәл,
  • томау,
  • тын кысылу,
  • бизгәк тоту,
  • баш авырту.

Специфик дәвалау тәртибе юк, бары тик симптоматик дәвалау гына кулланыла. Профилактика вирус йоктыру һәм тарату куркынычын киметүгә юнәлтелгән: кулларны яхшылап сабын белән даими юып торырга һәм сулыш юллары инфекцияләре симптомнары күзәтелгән кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмаска.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus