Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Кукмара итекләре» фестивале булды

Бүген, 5 гыйнварда, Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» халык иҗаты фестиваленең унынчы юбилей бәйрәме булды. Быел фестиваль бөтенроссия дәрәҗәдә узды.

«Кукмара итекләре» фестивале Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм декоратив-гамәли иҗаты үзенчәлеген саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм коллективларга һәм осталарга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Фото: Яна Күзәхмәтова

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, республика иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан Республикасы инновацияләр кертү һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина, республика аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булды.

Фестивальнең тантаналы ачылышы кунакларны сәламләүдән башланды.

«Фестивальнең төп үзенчәлеге – киез итек. Бу шәһәребезнең үзенчәлеге генә түгел, бу безнең республиканың, безнең Россиянең бренды!» — дип сөйләде «Татар-информ»га Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Фото: Яна Күзәхмәтова

Шулай ук оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль — Яңа ел каникуллары вакытында «тән һәм җан белән» ял итү, азык-төлек продуктлары һәм бу сезонга җылы киемнәр сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.

Күңел ачу программасыннан тыш, фестивальдә шулай ук ярминкә оештырылган. Биредә республиканың иң яхшы һөнәрчеләре эшләнмәләрен сата ала. Оештыручылар әйтүенчә, нәкъ менә монда киез итекләрне, артык түләмичә, күпләп сату бәясеннән алырга мөмкин.

Фото: Яна Күзәхмәтова

«Кукмара итекләре» фестивалендә Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарыннан 8 команда, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстаннан җыелма командалар катнашты. Катнашучылар үзләрен иҗади яктан да, спорт бәйгеләрендә дә күрсәтте.

«Фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз, бик шәп, мондыйны күргәнебез юк иде әле. Безне бик югары дәрәҗәдә каршы алдылар, без бик шат. Бу, беренче чиратта, бердәмләшү һәм тәҗрибә уртаклашу турында», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Зәй муниципаль районыннан килгән «Молодежь +» командасыннан Альбина Романова.

Фото: Яна Күзәхмәтова

Чараның хедлайнерлары – татар эстрадасы артисты Марат Яруллин, ZAKARIA фолк-төркеме һәм ТР атказанган артисты Марина Карпова.

Фестивальнең юбилей сезоны бөтенроссия масштабына чыгу белән билгеләп үтелә. Оештыручылар әйтүенчә, якын арада фестиваль халыкара дәрәҗәгә чыгуны көтәргә була.

Материал Яна Күзәхмәтова ярдәмендә әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus