Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәнзилә Җәүһәрова: Нәкый Исәнбәт телебезгә бик күп татар терминнары керткән шәхес

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт бик күп татар терминнары керткән булган. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.

«Нәкый Исәнбәт «фразеологик әйтелмәләр» дигән сүзтезмәне китап тышлыгында гына куллана. Ә аның бөтен хезмәтләрендә «телбизәкләр» дигән сүз кулланыла. «Татар ядкәрләре» проектында без дә телбизәкләр дигән сүзне кулланабыз. Ләкин бездән тыш, «Фәнни Татарстан» журналында да Нәкый Исәнбәт керткән татар терминнары кулланылырга тиеш. Бигрәк тә, рус теленнән тәрҗемә итә алмыйча интеккән атамалар бар», - диде галимә.

Фәнзилә Җәүһәрова Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгында аның хәзинәсен – акыл сандыгын ача баруын билгеләп үтте.

«Нәкый аганың теориясенә тотынырга, аның фольклорчы-теоретик буларак эшчәнлеген өйрәнә башларга кирәк, дия идем. Һәр нәрсәнең үз сәгате. Нәкый Исәнбәттә тарихи мәктәп бар, дип эчтән генә уйлый идем. Без аның нигезләрен таптык», - диде ул.

Ул 1941 елда Нәкый Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» дигән китабы чыгуын искәртте. «Кереш мәкаләсен укып, шаккаткан идем. Ничек язды икән? Ул бит бүленеш теориясен эшләгән, дип уйладым. Шуны аңларга кирәк: бу вакытта ул теория башка бер галимнең эшендә дә булмаган. Әмма Нәкый ага теорияне булдырган һәм ул аны татар материаллары нигезендә эшләгән», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Балалар фольклорына бәйле «Фәнни Татарстан»га мәкалә әзерли башладым. Ул мәкаләнең асылында Нәкый аганың теориясе булачак. Әйткәнемчә, балалар фольклоры сынамышларында гына да тарихи мәктәп ята. Һәм ул – Нәкый Исәнбәтнең тарихи мәктәбе. Ул вакытта әле славян дөньясында булмаган. Аларга караганда Нәкый аганың теориясе күпкә кызыклырак һәм үзенчәлекле мисаллар белән бирелә», - дип билгеләп үтте ул.

Галимә Нәкый Исәнбәтнең архивын күтәрүдә Миләүшә Хәбетдинова шөгыльләнүен әйтте. «Ә без сезнең белән үзебезнең теориябез барлыгын һәм аның эшләнгән булганлыгын белергә тиеш. Шуны да онытмыйк: рус әдәбияты теориясенә татар фольклоры берничек тә нигезләнә алмый. Без аннан китәргә тиеш. Безнең өчен җыр – «песня» түгел, такмак – «частушка» түгел. Татар дөньясы такмакны һаман «частушка» дип тәрҗемә итә. Алга таба да эшләргә насыйп булсын дигән теләктә калам», - дип тәмамлады ул чыгышын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus