Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәдиф Гаташ: Нәкый Исәнбәт бик зур белемгә ия булган, ул шагыйрьләргә эталон булып тора

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә катнашты. Шагыйрь фикеренчә, Нәкый Исәнбәт зур белемгә ия булган шәхес.

«Ул бик зур эрудиция, белемгә ия булган, шуңа күрә шагыйрьләргә әле дә эталон булып кала. Аны без бүген дә берничек тә куып җитә алмыйбыз әле. Өйрәнергә дә, өйрәнергә», - диде ул чыгышында.

Рәдиф Гаташ Нәкый Исәнбәтне Габдулла Тукай шәкерте дип атады. «Ул аның васыятьләрен үтәгән. Фольклор турында сөйлибез икән, ул Тукай мәктәбе буенча тәрбияләнгән дип әйтә алабыз. Нәкый Исәнбәт, шагыйрь буларак, замандашларын биш бармагы кебек яхшы белгән, һәрберсенең нинди яңалык алып килгәнен, Тукай, Дәрдемәндләрдән соң шигъриятнең нинди үсеш кичергәнен бик яхшы аңлаган», - диде ул.

«Совет чоры шигъриятенә Һади Такташлар килгәнче ул фольклор белән шөгыльләнә башлый. Нәкый ага бөтен төрки халыкларның, дөнья әдәбиятын, дөнья шигъриятен бик яхшы белгән. Барлык хезмәтләрендәге мисаллардан аның борынгы шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныш булганы аерымачык күренә. Китап эчендә китап кебек», - диде шагыйрь.

Аның әйтүенчә, Нәкый Исәнбәтнең шагыйрь Шәехзадә Бабич турындагы күзәтүләре аерым хезмәт буларак басылган. «Шәехзадә Бабичның биографиясе, шигъри осталыгы, аның турындагы ак тапларны, материалларны яңа төрле караш белән аңлаткан», - диде ул.

«Казахларның бөек шагыйре, шәхес культы корбаны Магжан Жүмабаевның шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән. Алма-атага барып, аны реабилитацияләүдә – исемен кире кайтару эшендә катнаша. Мәкалә дә яза. Башка шундый төрки шагыйрьләрнең әсәрләре белән дә таныш булган. Димәк, ул казах, башкорт, кыргыз һ.б. төрки телләрне, шул ук вакытта чит телләрне дә белгән, материалларыннан күренгәнчә, үрнәкләрен биреп барган», - диде Рәдиф Гаташ.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus