Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Саба аграр көллиятендә район башлыгы чыршысы үткәрелде

Бүген Саба аграр көллиятендә район башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел каникулларында көтеп алынган тантаналардан санала. Көллияткә район мәктәпләреннән өстәмә белем алуда уңышка ирешкән укучылар чакырылган иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларны Яңа ел белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.

«Иң күңеллесе – сезнең каникул вакыты. Шулай да иң шатлыклысы – барысы да матур гына тәмамлануы. Районда безгә бөтен бала кадерле. Ә бу залдагылар мәдәният, спорттагы, өстәмә белем алуда уңышлары белән аерылып тора. 2024 елның республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүе дә уңышларга китерде. Дөрестән дә, нәрсәдер уйлап чыгармасак, хыялый кешеләр булмаса, алга китеш юк. Инде ясалма интеллектка күчеп барабыз. Без дә районда киләчәктә биополис булдырырга хылланабыз. Арагызда фән белән, яңа технологияләр белән шөгыльләнүчеләр булыр дип уйлыйбыз. Яңа елда барыгызга да яңа уңышлар. Бер-берегезне хөрмәтләп, аралашып яшәргә язсын», – диде район башлыгы.

Чарада 2024 елда район күләмендә үткәрелгән айти чемпион бәйгесендә җиңүчеләр (беренче унлыкка кергән укучылар) бүләкләнде. Бәйге V-XI сыйныф укучылары арасында район башлыгы тәкъдиме белән пенсия яшендә өлкәннәргә салымнар түләү буенча шәхси электрон кабинетлар булдыруда ярдәм итү максатын күздә тотып оештырылды. Әлеге бәйгедә Саба гимназиясеннән Алия Шәймәрданова 1нче урынга лаек булды.

Чыршы бәйрәмендә катнашучыларга Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында матур тамаша тәкъдим ителде һәм уен-конкурслар оештырылды. Сәхнәне «Пима» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы бизәде.

Фото: https://saby-rt.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus