Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Казан» батальоны хәрбиләре Татарстан укучыларыннан хатлар һәм яңа ел бүләкләре алган

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватан сакчысы ел дип игълан ителгән 2025 ел башында 291 полкның «Казан» батальоны хәрбиләре балалардан хатлар һәм Яңа ел бүләкләре алган. Шулай ук гуманитар ярдәм – алгы сафтагы хәрбиләрнең гомерен саклап калырга һәм аларның көнкүрешен оештырырга булыша торган әйберләр дә җибәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Алгы сызыктагы якташларымның батырлыклары белән горурланам һәм әлеге Яңа ел йөген әзерләүдә һәм илтеп җиткерүдә катнашкан барлык оешмаларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу социаль һәм спорт проектлары дирекциясе, Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм безнең фронт белән тыл арасындагы бәйләүче звено — «Геройлар вакыты» президент программасы инициаторы, хәрби корреспондент Дмитрий Макаренко», – дип сөйләгән «Татар-информ» журналистына гуманитар ярдәмне оештыручыларның берсе, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.

Аның сүзләренчә, балаларның бүләкләре һәм хатлары махсус операция хәрбиләре өчен зур әһәмияткә ия. «Балалар посылкасын әзерләүдә «Экочыршы – 2024» Яңа ел уенчыклары бәйгесендә җиңүчеләр катнашты. Балаларның, мәктәп укучыларының хатлары һәм бүләкләре фронтовиклар өчен – иң кадерле бүләк. Алар аны үзләре белән сугышка ала, йөрәк янындагы күкрәк кесәсендә йөртә. Уенчыкларны талисман кебек хәрби рюкзакларына тагып куя. Балалардан Яңа ел бүләкләре – авыр сугыш көннәрендә җылы өй мохитен тапшыру мөмкинлеге дә», – диде Ольга Павлова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus