2025 елда срогы чыга торган машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты өч елга озайтылачак. Бу Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карарында белдерелә.
Документ нигезендә таныклыклар автомат режимда озайтыла. Әлеге норма шәхси максатларда да, шулай ук эш буенча автомобиль йөртүчеләргә дә кагыла. Шул ук вакытта, россиялеләр быел ук таныклыкны алыштыру өчен ГАИга мөрәҗәгать итә ала.
Әгәр машина йөртүченең шәхси мәгълүматлары үзгәрсә, таныклык яраксыз хәлгә килсә, аны югалтса яки урлатса, шулай ук гражданинның сәламәтлеге үзгәрсә һәм машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр барлыкка килсә машина йөртү таныклыгын алыштыру таләп ителә.