Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда IT-компанияләр һәм IT өлкәсендә эшли торган шәхси эшмәкәрләр саны арта

2024 елда Татарстанда 55 яңа IT-компания барлыкка килде һәм аларның гомуми саны 3403 булды. Барлык төр оешмалар арасында IT белән шөгыльләнүче фирмалар өлеше дә аз гына артты. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, мәгълүмат технологияләре белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр саны да арта. «<...> аларның саны инде 4 меңгә җитә, һәм аларның өлеше 3,4 процент тәшкил итә», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Татарстанда эшли торган IT-компанияләрнең 612се аккредитация узган оешмаларның федераль реестрына керә. 507се «Кайтык» программасыннан файдаланган, ә 110ы стартаплар реестрына кертелгән.

IT-тармакның кереме дә ел саен арта. 2024 елда ул 2023 ел белән чагыштырганда 20 проценттан артыкка арткан, өстәвенә бу башлангыч фараздан 8 процентка югарырак. Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында 2024 елда да «факттагы нәтиҗәләр шулай ук фаразлардан артып китәчәк» дип ышаналар.

Үсешнең төп драйверлары булып «үзебезнең программа тәэминатын сату, компьютерлар җитештерү, республикада мәгълүмати иминлекне тәэмин итү һәм цифрлаштыру» тора.

Үз чиратында 2024 елның 11 аенда салым керемнәре 33 млрд сум тәшкил иткән, алдагы ел белән чагыштырганда, 2024 елда ул 43 процентка арткан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus