Добавить новость

Прием заявок на 5-й поток «Академии инноваторов» продлится до 28 января

Ботанический сад Волгоградской области за год посетили более 33 тысяч человек

Эксперт Бондарь: не все работы в подъезде нужно согласовывать с соседями

«СберАвто»: перед зимним путешествием нужно проверить машину



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөфти: Раҗәб ае хәрам айлардан санала, гөнаһлардан, дошманлашудан аеруча тыелырга кирәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

«Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Быел 2025нче ел, Аллаһның рәхмәте белән, Раҗәб аеннан башланып китәчәк! Ул бүген, 31нче декабрьдә, кояш баю белән керәчәк һәм тиздән елның иң бәрәкәтле вакыты – бөек Рамазан ае җитәчәге хакында хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә безгә аны рухи һәм физик сәламәтлектә каршы алырга, исламның дүртенче баганасын үтәп, Аның ризалыгына ирешергә язсын!

Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче галәмәте: безгә ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын, димәк, мөселманнарга аңа әзерләнергә вакыт җиткәнлеген хәбәр итә. Китапларда болай дип язылган:

قال ذو النون المصري - رحمه الله - رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد

Ягъни: «Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты». Бу шуны аңалата ки: Раҗәб аенда кылган гамәлләребез, җиргә чәчелгән бөртекләр сыман, Рамазан аенда үз җимешләрен бирәчәк. Безгә ураза тотуга һәм гыйбадәт кылуга алдан ук әзерләнергә, мәсәлән, изге айның, уразаның фазыйләтләрен, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнеп, казага калган намазларны укып яки уразаны тотып, үзеңне өстәмә намазлар кылырга күнектереп, нәфесне тәрбияли башлап, әкренләп ураза режимына ияләнергә кирәк – болар барысы да тырышлык орлыклары чәчү.

Шуның нәтиҗәсендә, Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савапларга мул, ә ураза тоту җиңел булачак.

Галим Җәмалетдин Бикташи үзенең «Фазаилеш-шөһүр» китабында «Раҗәб ае көннәре алтынчы күкнең ишекләренә язылгандыр. Әгәр бер кеше Раҗәб аенда бер көн ихластан ураза тотса, шул ишек һәм Раҗәб аеның көннәре Аллаһы Тәгаләдән бу бәндәнең барча гөнаһларын ярлыкавын сорар. Әгәр бер кеше Раҗәб аенда өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул бәндә белән тәмугъ арасында бер пәрдә куяр, бу кеше тәмугъның газабын күрмәс. Ул айда ике генә көн ураза тотса да, барча җир һәм күк әһеле бу кешегә нинди саваплар, рәхмәтләр булганын сөйләсәләр дә, әйтеп бетерә алмаслар».

Шулай итеп, мөселманнарга, һичшиксез, Раҗәб аеның бу фазыйләтләреннән файдаланып, Раббыбыз ризалыгына ирешү өчен, аны гыйбадәттә үткәрергә кирәк. Бу ураза тоту гына түгел, намаз, Коръән уку яки сәдака бирү дә булырга мөмкин.

Шуны истә тоту мөһим: Раҗәб ае хәрам айлардан санала, ягъни бу вакытта гөнаһлардан һәм кешеләр белән дошманлашудан аеруча тыелырга кирәк. Шул ук вакытта Раҗәб аенда кылынган игелекле эшләр өчен әҗер күп тапкырлар арта. Моннан тыш, Раҗәб аенда Раббыбызның зур рәхмәте белән тулган ике бик кадерле кичә бар. Болар – Рәгаиб (айның беренче җомгасы) һәм Мигъраҗ (Раҗәб аеның 26 сыннан 27 нә) кичәләре.

Рәгаиб сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисенең никахлашуы белән истәлекле. Ә Исра һәм Мигъраҗ – аның төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе һәм могҗизалы рәвештә күккә ашуы. Исра һәм Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бүләк: биш вакыт намаз, «Әл-Бакара» сүрәсенең соңгы аятьләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ кыямәт көнендә үз өммәте өчен шәфәгать итү хокукын бирде.

Кадерле дин кардәшләрем! Раҗәб аеның һәм бу мөбарәк көннәрдә тырышып гыйбадәт кылуның барлык фазыйләтләре - бәяләп бетергесез. Аллаһы Тәгалә безгә иманыбызны ныгытырга һәм игелекле булырга, фани дөньяда догада һәм гыйбадәттә булырга, бөек Рамазан аен саф ниятләр белән каршы алырга насыйп итсен! Әмин», диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Sky News Arabia: Асма Асад подозревается в сотрудничестве с британскими спецслужбами

МВД объяснило, как мошенники получают доступ к «Госуслугам»

Ловите мультяшек и получайте подарки: присоединяйтесь к интерактивный игре по столице

Интер РАО усиливает машиностроение. Компания завершила сделку по приобретению ПО МЭС

Музыкальные новости

Продвижение Песни или Музыки в YouTube, RuTube, ВКонтакте, ЯндексДзен и других видеоплощадках!

В Главном управлении Росгвардии по Московской области подвели итоги работы за 2024 год

Владимир Путин встретил Рождество в храме Георгия Победоносца на Поклонной горе в Москве

CEO LG УИЛЬЯМ ЧО ПРЕДСТАВИЛ СТРАТЕГИЮ СТРУКТУРНОЙ КОНКУРЕНТОСПОСОБНОСТИ И КАЧЕСТВЕННОГО РОСТА 2025 ГОДА

Новости России

Ловите мультяшек и получайте подарки: присоединяйтесь к интерактивный игре по столице

Губерниев — о признании Костомарова спортсменом года: его нынешняя деятельность не имеет отношения к карьере

Sky News Arabia: Асма Асад подозревается в сотрудничестве с британскими спецслужбами

При участии столичного СОБР задержаны подозреваемые в незаконной деятельности по оказанию интимных услуг

Экология в России и мире

Точки здоровья: Эта процедура придаст бодрости и энергии на весь день

Красовалась в купальнике с вырезом: Самойлова показала фигуру после праздников

Поэтам и Писателям любые возможности для творческого продвижения.

Пользователи Сети заподозрили Зепюр Брутян в беременности: видео

Спорт в России и мире

Шнайдер победила Синякову на старте теннисного турнира в Аделаиде, выиграв всухую решающий сет

Самсонова одержала победу в первом круге турнира WTA в Аделаиде

«Классический Бублик». Лучший теннисист Казахстана рассмешил комментаторов. Видео

Касаткина менее чем за час проиграла американке Киз в четвертьфинале турнира WTA в Аделаиде

Moscow.media

Проблемный участок М-5 "Урал" станет четырехполосным

Массовое заражение сальмонеллезом в пермской "Хлебнице" вылилось в уголовное дело

Дорожный фонд Омской области в 2024 году составил почти 17 млрд рублей

Рекламная Афиша для Артиста.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Выдано разрешение на строительство нового жилого комплекса в Нагатинской пойме

Стоимость строительства развязки в створе улицы Аккумуляторной в Тюмени составит более 11 млрд рублей

Комлесхоз Подмосковья сообщил о гибели двух лосей из-за колючей проволоки

Брянская школьница поучаствовала в рождественском богослужении вместе с Президентом России