Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай хәйриячеләре балалар хыялларын чынга ашыруны дәвам итә

Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов «Теләкләр чыршысы» кысаларында Седельниковлар гаиләсеннән биш балага бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Балалар Кыш бабайга хат язганнар һәм ул алар янына Кар кызы белән генә түгел, игелекле тылсымчыга хаттан теләкләрне чынга ашырырга ярдәм иткән хәйрияче белән дә килде. Кунаклар Яңа Кармәт авылына балалар янына кич белән бардылар һәм бу сәфәргә үзенә бертөрле тылсым һәм әкияти мохит бирде.

«Балаларның хыяллары, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, чынга ашарга тиеш. Яхшылыкка һәм могҗизага ышаныгыз һәм, сез әгәр тырыш булсагыз, әти-әниләрегезгә ярдәм итсәгез һәм мәктәптә яхшы укысагыз, ул һичшиксез булачак», – диде Алмаз Мингулов, балаларга бүләкләр өләшеп.

Седельниковларның ике баласы – мәктәп укучылары, өчесе – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Алар Яңа ел шигырьләрен әзерләгәннәр, аларны Кыш бабайга, кунакларга күңелләрен биреп сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар. Нәкъ менә үзләре хыялланган бүләкләрне.

11 яшьлек Ангелина Кыш бабайга язган хатында «акыллы колонка», 9 яшьлек Эвелина сәйлән җыелмасы, 6 яшьлек Константин лего, 5 яшьлек Варвара курчак өчен кухня җыелмасы, ә Василиса курчак турында хыялланган.

Балалар Кыш бабайга хатлар язганда аларның адресатка һичшиксез барып җитәчәгенә ышанганнарын әйттеләр. Һәм бүләкләрне шатланып кабул иттеләр, киләсе елда да игелекле тылсымчы аларга яңадан килсен өчен, үзләрен тәртипле тотарга вәгъдә иттеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus