Россиядә гражданнарга балачактан инвалид һәм I төркем инвалид балаларны карау буенча (шул сәбәпле эшләмәүче) түләүләр 10 мең сумга кадәр арттырылган. Карар барлык категорияләргә кагылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин карарында белдерелә.
Элек мондый күләмдә түләүләр инвалид балаларның һәм балачактан I группа инвалид балаларның ата-аналары өчен, шулай ук эшләмәгән яки тулы булмаган эш көне графигы буенча эшләгән опекуннар өчен генә билгеләнгән иде. Калган категорияләр өчен аның күләме 1,2 мең сум тәшкил иткән.
Закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләү барлык категорияләргә дә каралган. Әмма аны алу өчен инвалид баланы яки балачактан инвалид баланы Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә карауны расларга кирәк.