Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр хәрбиләрне туры эфирда Яңа ел белән котлады

Яңа Чишмә районының «Чишмәле» яшьләр үзәге хезмәткәрләре туры эфирда махсус операция хәрбиләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Акцияне Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Яңа Чишмә районындагы социаль координаторы Рузанна Храмова оештырды.

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре хәрбиләргә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтте, аларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек теләде, егетләрдән киләсе елда Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын сорады.

Рузаннаның ире Олег 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Ул вакытта аларның гаиләсендә өч бала була. Ир-ат үз теләге белән китү турында рапорт яза. Ике ел ярым буе хәрби хәрәкәтләрдә катнашу дәверендә ул берничә хәрби бүләккә лаек булган. Шундый бүләкләр арасында «Батырлык өчен» медале дә бар. Храмовлар гаиләсе махсус операция зонасындагы хәрбиләребезгә ярдәм итүдә актив катнаша.

Мәсәлән, Рузанна госпитальдә дәваланучы яраланган хәрбигә үз акчасына култык таягы сатып алган. Моннан тыш, аның җитәкчелегендә мәктәпләрдә балалар солдатлар өчен коры душ ясый һәм чәй капчыклары әзерли. Рузанна шулай ук мәктәп укучылары арасында якташ хәрбиләр истәлегенә спорт ярышлары оештыра.

Аның инициативасы белән Яңа Чишмә авылының «Патриот» паркында «Хәтер бакчасы» булдырганнар. Теләгән һәркем махсус операциядә һәлак булган якын кешесе истәлегенә роза куагы утырта алган. Бүгенге көндә волонтерлар һәм хәрбиләрнең туганнары инде берничә дистә куак утырткан.

Моңарчы «Татар-информ» Яңа Чишмә районыннан Призрак позывнойлы хәрби хезмәткәр махсус операциядә бүләкләнде, дип хәбәр итте.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ольга Иванова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus