Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәрбиләрнең гаиләләре Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдинов белән очрашты

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының гаиләләре икенче мәртәбә ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән очрашты. Ул һәр чәршәмбе социаль хезмәткәрләр, юристлар һәм психологлар белән бергә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кабул итә.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, күпләр намаз уку мәсьәләләре белән кызыксына. «Мин фондка бу уникаль мөмкинлек өчен бик рәхмәтле. Әлеге кабул итү сәгатьләре рухи ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен оештырылды», - дип ассызыклады ул «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында.

«Кешеләрне төрле мәсьәләләр борчый. Күбесе гаилә проблемаларын хәл итү, теге яки бу шәхесара конфликтларга диннең нинди карашта булуын белер өчен килә. Мәсәлән, берничә тапкыр ислам күзлегеннән караганда хәбәрсез югалганнарга бәйле вәзгыять турында сораштылар», - диде агентлык әңгәмәдәше.

«Окопларда динсез кеше булмый, дигәнебез бар инде. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан егетләр дә килә, дингә килү мәсьәләсен нәрсәдән башларга, намазга ничек басарга икәнен сораша», — дип өстәде ТР мөфтие урынбасары.

Хәзрәт белән очрашулар һәр чәршәмбедә 9:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр фондның Татарстан филиалында (Казан, Ямашев проспекты, 1 йорт) уза. Телефон: 8 (843) 598-33-55.

Материал Айгөл Әхмәдишина катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus