Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай районында Гаилә елы тантаналы төгәлләнде

Чистай районында Яшьләр үзәгендә Гаилә елы тәмамлануга багышланган «Ныклы гаилә — көчле Россия!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге чара өй учагын саклаучы, мәхәббәт һәм аңлашучанлык хөкем сөргән, бәхетле балалар үскән гаиләләрне бүләкләүдән башланды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Хәйруллина яза.

Бер-бер артлы сәхнәгә Алек­сеев­лар, Барановлар, Хәбетди­нов­лар, Галиевлар, Артемьевлар гаиләләре күтәрелде. Алексеевлар гаиләсе хезмәт сөючәнлеге һәм балалар яратуы белән аерылып тора. Аларның биш баласы бар, һәрберсе мәктәптә яхшы укый, төрле конкурсларда, спорт чараларында катнашып, мактаулы урыннар ала. Әти-әниләре кече яшьтән үк балаларда хезмәт сөючәнлек һәм уңышларга омтылыш тәрбияли.

Шулай ук Барановлар гаи­ләсе дә сокланырлык. Биредә үзлә­ренең уңышлары белән әти-әниләрен шатландырып торучы өч малай үсә. Без әлеге малайлар лаеклы шәхесләр, гаилә традицияләрен дәвам итүчеләр булып үсәрләр дип ышанабыз.

Православиеле, иерей Александр һәм Татьяна Артемьевлар аерым урын алып торар. Әлеге гаиләдә христиан традицияләренә һәм мәңгелек кыйммәтләргә сакчыл карыйлар. Аларның алты балалары бар — өч кыз һәм өч малай. Артемьевлар православие бәйрәм­нәрен билгеләп үтәләр һәм балаларына дини тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр.

Хәбетдиновлар гаиләсе дә олы хөрмәткә лаек. Әлеге яшь гаиләнең бер-берсенә булган мәхәббәте әллә каян күренеп тора, алар бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар кебек, бер-берсе турында гел кайгыртып торалар. Алар гаиләсендә дә алты бала үсә, кече яшьтән үк хезмәт яратырга, тәртипле, бер максатка омтылып яшәргә өйрәнеп үсәләр.

Галиевлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Әлеге зур, тату гаиләдә әти-әниләре балаларга күп игътибар бирәләр, аларга үсәргә, уңышка ирешергә ярдәм итәләр.

Әлеге гаиләләр район башлыгы Дмит­рий Иванов та котлады. «Гаилә тулы булырга тиеш, димәк, өчтән артык бала булу шарт. Без районда шундый гаиләләрне күбрәк күрергә телибез, чөнки алар — безнең киләчәгебез», – диде ул һәм балалар тәрбияләүдә әти-әнинең ролен билгеләп үтте һәм күп бала гаилә булуны чын батырлык үрнәге дип атады. Шулай ук ул Чистай районының күп балалы гаиләләр арасында республика буенча өченче урында торуын билгеләп үтте.

Бәйрәм азагында Дмит­рий Алексеевич күпбалалы гаилә­ләрне Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләде.

2024 елда Чистай районында 371 пар никахларын теркәгәннәр. Гаиләләрдә 366 бала туган. 40тан артык гаилә матур юбилейларын билгеләп үткәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus