Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылындагы сәүдәгәр Бакиров йорты реставрацияләнә

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында урнашкан сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарының төп бинасын, XIX гасыр архитектура һәйкәлен реставрацияләү проекты экспертлар тарафыннан хупланды. Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты шулай дип хәбәр итә. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында Хәмит Бадиков яза.

Утар 1991 елдан төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора һәм алпавыт утарлары һәм татар халык торагы сыйфатларын берләштергән провинциаль ампирның уникаль үрнәген тәшкил итә. Бинаның конструкциясе канәгатьләнерлек хәлдә түгел: стеналар һәм түшәмнәр ремонт таләп итә, нигезеҗ дә авария хәлендә.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, реставрация проекты бинаның тарихи йөзен саклауны, югалган элементларны торгызуны һәм, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле булган гражданнар өчен дә заманча таләпләргә яраклаштыруны күздә тота. Утарны күренекле миллионер сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров 1838 елда сала. Соңыннан ул Петербургка күчеп китә, ләкин шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәр өчен һәр җәй Олы Мәңгәргә килүен дәвам итә.

Беренче катта аш-су бүлмәсе һәм хуҗалык бүлмәләре, ә икенче катта торак бүлмәләр урнашкан. Керү урыны көньяктан булган, аннан баскыч югары катларга илткән. Утарны реставрацияләү киләчәк буыннар өчен бу кыйммәтле архитектура һәм мәдәният һәйкәлен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Иван Гущин билгеләп үткәнчә, беренче этап кысаларындагы проект карарларында беренче чираттагы аварияләргә каршы чаралар каралган, алар стеналарның һәм нигезнең күтәрү сәләтен торгызуга юнәлдерелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus