Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллы табиблары 28 ел чәйнәп ашый алмаган кешегә уникаль операция ясаган

Чаллы шәһәренең 5нче шәһәр хастаханәсе бит-казналык хирурглары могҗизага тиң операция ясаган. Алар 28 ел махсус трубка аша гына тукланган Фәрхәт Фазылҗановка елмаю һәм тәмле ризыкларны үзе ашау сәләтен кайтарган.Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында Зөлфия Галим яза.

Фәрхәт Фазылҗанов 1996 елда ягулык тутырылган йөк машинасы шартлау нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган. Аның тәне 70 процент пешкән. Ул 9 айдан артык хастаханәдә яткан, тире күчереп кую һәм җөйләрне алу буенча 15тән артык операция кичергән.

Фәрхәт Фазылҗанов әйтүенчә, трамвалар һәм битенең көчле пешүен нәтиҗәсендә, аның казналык тиресе хәрәкәтләнми башлаган. Ул сыек ризыкны турбка аша, кечкенә кашык белән, ризыкны чәйнәмичә, авыр гына йоткан. Бу кадәр катлаулы сынаулардан соң, тагын бер операциягә бару аның өчен бик авыр булган. Ул ышанычлы табиб эзләгән.

«Мин бу адымга баруны 28 ел көттем. Аннары хатыным белән Чаллыда талантлы бит-казналык хирургы Баин Владимирович Дёмкин турында белештек. Аңа бардым. Ул җентекләп карады, без озак кына сөйләштек, аннары мин бу табибка ышанып булачагын аңладым», – ди Фәрхәт Габделхай улы.

Эндопротезлар ясауны Мәскәү техниклары үз өстенә алган. Проект буенча 2 ай эшләгәннәр. Апрель башында алар әзер булган. Бит-казаналык хирурглары операция вакытында баш сөягенннән махсус кисемнәр аша аскы казналык бүлеге ясаганнар. Бу бит склетын үзгәртеп эндопротезлар кую өчен эшләнә. Пациент өчен шәхси ясалган эндопротезларны бервакытта ике якка да кую Татарстанда беренче тапкыр ясалган.

«Операция 7 сәгать барды. Без эндопротезлар куеп, казналыкның хәрәкәтен тикшердек. Беренче этапта казналык 2 сантиметрга ачыла һәм пациент 28 елдан соң теләсә кайсы ризыкны үзе ашый башлый. Аннары аны физио-механотерапия буенча тернәкләнү курсларына җибәрдек. Хәзер авыру тулы канлы тормыш белән яши. Казналык травма булмаган кебек эшли. Без шундый нәтиҗәгә ирешергә теләдек тә», – ди Баин Демкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus