Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне халык белән эшләүне активлаштырырга чакырды

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне муниципаль районнарда яшәүчеләр белән эшне көчәйтергә чакырды. Партия төбәк бүлеге сәяси советы президиумының йомгаклау утырышында ул шулай дип белдерде.

«Муниципалитетларда урыннарда эшне көчәйтергә кирәк. Кешеләрнең ихтыяҗларына, актуаль мәсьәләләргә таянып аны активлаштырыгыз», - диде Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан делегациясенең 14 декабрьдә партиянең Мәскәүдә узган XXII съездында катнашуын искәртте. Анда Россия Президенты Владимир Путин делегатлар каршында чыгыш ясады, ил үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.

«Президент шулай ук бүген ил алдында торган сынаулар һәм бурычлар нигезендә партиянең «Халык программасын» яңартуның әһәмиятен билгеләп үтте. Ул гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, икътисадны үстерү һәм илнең оборона сәләтен ныгытуны көчәйтү кирәклеге турында белдерде», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

«Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар корпусы, республиканың битараф булмаган гражданнары ярдәмендә төзелеш материаллары, дарулар, көнкүреш химиясе, азык-төлек, беренче чиратта кирәкле әйберләр төялгән йөк автомобильләре ай саен Лисичанск һәм Рубежноега бара», - диде ул.

2022 елның августыннан башлап барлыгы 28 гуманитар конвой озатылган, бу гомуми авырлыгы 2,8 мең тоннадан арткан 179 йөк машинасы дигән сүз, дип искәртте Марат Сәмигуллин.

«Барлык районнар һәм шәһәр округларында депутатларны мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә беркетү оештырылган. 8175 гаилә 2495 депутатка беркетелгән, алар арасында 2054 депутат «Бердәм Россия»дән сайланган», - диде ул.

Марат Сәмигуллин шулай ук сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарының 7,5 меңнән артык депутатын сайлау узачагын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus