Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскиның Мичурин авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Лениногорскиның Мичурин авылына Яңа ел бүләгенең зурысы эләкте - яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты. Төзелеш эшләрен тиз башкардылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Әлбәттә, фельдшер-акушерлык пункты кирәк иде. Без Лениногорск шәһәреннән ерак торабыз. Һәрвакыт шәһәргә барып йөреп булмый. Шунлыктан гел үзебезнең медпунктка гына мөрәҗәгать итәбез. Без диспансеризацияне үтәбез, прививкаларга йөрибез, кабул итүгә киләбез. Яңа бинага бик шатландык, безнең сәламәтлекне кайгыртуга озак эшләсен», - дип фикерләре белән уртаклаштылар Сания Вахитова һәм Алия Зәйнакова.

Чыннан да, ФАП ачылу белән авыл халкына уңайлы шартларда процедураларны, прививкаларны кабул итү, тикшеренү узу, тар белгечлек табибларына кабул итүгә язылу мөмкинчелеге булды. Яңа ФАП Совет урамы, 28А йорты адресы буенча урнашкан.

«Яңа бина, җылы, якты, мебель бар, заманча медицина җиһазлары да. Су белән тәэмин ителгән, вентиляция куелган, санузел ясалган, видеокүзәтү бар, индивидуаль җылыту белән эшли», – ди ФАП мөдире Ольга Григорьева.

Ольга Григорьева Мичуринда 200 кешегә хезмәт күрсәтә, 21 бала да бар. Моннан тыш, Кирлегәч авылы халкы да аның карамагында. Ул авылга исә Лениногорск үзәк хастаханәсе тарафыннан бирелгән машина белән үзе бара. «Чакыруларга тәүлекнең төрле вакытында чыгып китәргә туры килә», - ди ул. Ольга ханым Мичуринга юллама буенча эшкә килгән булган да, монда кияүгә чыгып, балалар үстереп, эшләргә калган. Аның янында ярдәмчесе – кече шәфкать туташы Светлана Григорьева.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев килде. «Авыл кешеләре өчен яңа ФАП булу зур әһәмияткә ия, бу медицина ярдәмен тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк. Барыгызга да сәламәтлек, табибларга профилактик максатларында гына мөрәҗәгать итүегезне телим», - диде Марат Гирфанов.

«Районда чираттагы медицина объекты сафка басты. Әлбәттә, авыл халкына – зур бүләк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән барлыкка килде. Иң мөһиме - авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты яхшыра һәм аннан һәркем файдалана ала», - диде баш табиб Равил Шагиев. Ул шулай ук сәламәтлек сагында торучы медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus