Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тукай районы волонтерларына хәрбиләргә ярдәм иткән өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар

Тукай районы администрациясендә ел йомгаклары ясалды. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләрнең берсе – «Тукай–ТеплоГаз» җәмгыяте директоры Мусаниф Ханов. Ул актив гражданлык позициясе һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ханов хезмәттәшләре белән бергә алгы сызыкка ике мунча җибәргән. Алар транспорт чарасы базасында эшләнгән. Автобусны чын мунчага әйләндерү өчен ай ярым вакыт киткән.

«Без беренче көннәрдән үк хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итә башладык. Быел инде ПАЗ-3205 базасындагы икенче автобусны җибәрәбез, аннан мунча ясадык. Коллективыбыз тырышлыгы белән аны яхшы мунча итеп оештырдык, хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрдек», — дип сөйләде волонтер.

Рәхмәт хатлары хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче 24 кешегә тапшырылды. Бу юлы җыелган гуманитар ярдәмне хәрбиләргә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе илтеп тапшырды. Камил Нәҗмиев алгы сызыктагы хәрбиләр нинди рухта булу турында сөйләде.

«Бүгенге көндә алар 25/8 эш алып бара, Туган илне яклый. Анда бик югары хәрби рух. Шартлар бар, тудырылган. Җиңүебез өчен эшлиләр», - диде Нәҗмиев.

Хәрби хезмәткәрләр шулай ук Тукай районы халкына һәм администрациясенә гуманитар ярдәм өчен рәхмәт җиткерде.

«Без, аерым штурм ротасы хәрбиләре, Тукай районының барлык битараф булмаган халкына гуманитар ярдәм, транспорт җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә бик зур рәхмәт. Җиңү бездә булачак», - ди хәрбиләр видеоязмада.

Егетләргә сәламәтлек һәм Җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр. Волонтерлар, оешма җитәкчеләре, Тукай районы администрациясе алга таба да темпларны киметмәскә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтергә ниятли.

  • Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus