Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Бездә кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы булдырылырга тиеш

Татарстанда кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы булдырылырга тиеш. Шулай ук республиканың югары уку йортлары тикшеренү үзәкләре булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

«Бездә кадрлар әзерләүнең конкурентлы системасы булдырылырга тиеш. Югары уку йортларыбыз тикшеренү үзәкләре булырга тиеш», - дип китерә Миңнеханов сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге шартларда фән һәм мәгарифнең роле күп тапкырга арта, шуңа күрә технологик лидерлыкка ирешү генә түгел, ә Россиянең суверенитетын тәэмин итү дә мөһим.

КФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары өчен «2040 елга кадәр перспектива белән 2036 елга кадәр мәгарифне үстерү стратегиясе» мөһим документ булачак. Аның максаты – суверенитет һәм технологик лидерлыкка ирешү өчен илнең ихтыяҗларына җавап бирәчәк заманча һәм сыгылмалы белем бирү системасын булдыру.

«Барыбызга да бу стратегиягә керү бик мөһим. Биредә инженерлык юнәлеше дә, башка күп төрле юнәлешләр дә. Монда һәркемнең үзенең конкурентлы өстенлекләре бар. Әлеге программа кысаларында приоритетлар да, алымнар да үзгәрәчәк. Бу финанслау белән дә бәйле булачак. Безнең бурыч – барыбызга да бу стратегиягә керү. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип уйлыйм», - дип ассызыклады Сафин.

Очрашуда катнашучылар белем бирү тикшеренү инфраструктурасын һәм университет кампусларын үстерү турында аерым фикер алышты.

Бүгенге көндә Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар башкаручы 120 оешма эшли. Республикада урнашкан югары уку йортларында 149 мең студент, шул исәптән 22 мең чит ил кешесе белем ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus