Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда мигрантларга ихтыяҗ бар, әмма проблемалар да юк түгел

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада мигрантларга ихтыяҗ булуын, әмма алар белән бәйле проблемаларның да көн кадагында торуын әйтте.

«Республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы яши, шул исәптән 22 мең студент. 49 меңнән артык чит ил кешесе төрле эштә хезмәт куя. Татарстанга күбесенчә Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Беларусь, Азәрбайҗан, Әрмәнстаннан киләләр. Безгә эшче куллар җитми. Әмма бу илләрдән килүчеләрне эре предприятиеләргә алып булмый, анда әзерлекле кадрлар кирәк. Төзелеш мәйданчыклары өчен аларны әле әзерләргә мөмкин», - диде ул журналистларга йомгаклау матбугат очрашуында.

Ул элеккеге Советлар союзы илләреннән килүчеләрнең рус телен белүен, әмма аларның балалары рус телендә сөйләшә алмавын билгеләп үтте. «Шулай булгач, балаларны рус мәктәпләрендә укытыр өчен әзерләргә кирәк. Бу үзе бер зур мәсьәлә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республикада чит ил кешеләренә рус телен өйрәнү өчен шартлар тудырылачак, дип белдерде «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты», - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук кайбер тармакларда, мәсәлән, мигрантларга таксида эшләргә тыелганлыгына карата үз фикерен әйтте.

«Минемчә, эшләргә дип килгән мигрантларга катгый чикләүләр булмаячак. Рус телен өйрәнгән мигрантларга, әлбәттә, ярдәм булачак. Безнең республикада, нигездә, андый шик-шөбһә юк. Ләкин Татарстанда рус яки татар телләрен белмәсәң, ничек итеп таксист булып эшләргә мөмкин? Кая барасыңны аңлатыр өчен аның белән инглизчә аралашыргамы?» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus