Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларның балалары белән очрашты

Бүген Казанның «Татнефть арена» спорт сараенда Республика чыршы бәйрәменең беренче театральләштерелгән тамашасы башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция катнашучыларының балалары һәм фән, спорт, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзен яхшы яктан күрсәткән талантлы укучылар белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар ТР Рәисен музыкаль номерлар белән сәламләде: чыгышлар татар һәм рус телләрендә әзерләнгән иде. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашуда катнашучы балаларны иң сәләтлеләр дип атады. Бәйрәмгә чакырылган балалар арасында кадет мәктәпләрендә укучылар һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге вәкилләре бар иде.

Очрашуның иң кечкенә кунагы сөйләгәнчә, малайның әти-әнисе балалар бакчасында ук аның бик актив булуына игътибар иткән. Ул дүрт яшеннән «Радужная фантазия» түгәрәгенә йөри. Малайның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ә әтисе хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. «Каникулда әти янына барырга хыялланам! Шулай ук уенчык автомат, бронежилет һәм каска теләр идем», - диде ул.

«Автомат та, бронежилет та була, сатып алабыз», — дип вәгъдә итте малайга Рөстәм Миңнеханов, аның үтенечен тыңлаганнан соң. Малай, үз чиратында, хәрби тематикага шигырь укыды.

Аннары яшүсмерләрнең берсе шулай ук үзе һәм гаиләсе турында сөйләде: ул кадет мәктәбендә укый, ә әтисе һәм абыйсы махсус операция зонасында. Киләчәктә егет кадрлар офицеры булырга хыяллана.

«Кая телисең — шунда барачаксың, димәк. Туган илгә хезмәт итүне сайлавыгызны хуплыйм. Бу бик җаваплы һәм абруйлы! Миннән гаиләңә сәлам һәм шундый егет үстергәннәре өчен рәхмәт әйт. Мондый ул белән белән горурланырга гына була», — диде ТР Рәисе, кадет мәктәбе укучысының тарихын тыңлаганнан соң.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бөтен Татарстаннан — Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка муниципалитетлардан да балалар катнашты. Сөйләшү азагында балалар республика җитәкчесе белән күмәк фото ясады.

Аннан соң ТР Рәисе балаларны Республика чыршы бәйрәмендә котлады, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus