Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда: Халык укый, карый, тыңлый

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты, елга йомгак ясады. Ул журналистларның хезмәте мөһимлеген ассызыклады.

«Иң мөһиме – сез. Без биш, ун, мең кеше җыелабыз, ә сез бу хакта миллионлаган кешегә җиткерәсез. Моның өчен күрсәтә, сөйли, яза белергә кирәк. Күп кенә вакытта газеталарны әзрәк укыйлар, телевизорны караучы юк, дигәнне ишетергә туры килә. Мин ышанмыйм, чөнки үзем киресенә шаһит булам. Очрашуларда «кичә генә телевизордан сезне күргән идек», «кичә генә ишеткән идек», «укыдык» диләр. Яшьләр дә, олылар да карый. Бик зур рәхмәт! Сезнең хезмәт миллионлаган кешегә барып җитүгә мөмкинлек бирә. Халкыбыз карый, тыңлый, укый. Хезмәтегездән ләззәт табыгыз, яңа формаларны да кулланыгыз. Бергәләп эшлик», – дип сөйләде ул.

Ул Татарстаннан читтә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларына да тукталды. «Өлкәләрдә эшләүчеләргә дә рәхмәт әйтәм. Өлкәләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары бу өлкәләрдәге автономия һәм үзәк җитәкчеләренә бер этәргеч булып тора. Алар бергә эшләргә тиеш», – диде җитәкче.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы чараларын яктырткан журналистларның төрле шартларда эшләвен искәртте. «Безнең белән йөргән журналистларга зур рәхмәт җиткерәм, чөнки сикәлтәле, бозлы, карлы, пычрак юлларны да узарга туры килә. Быел 131 көн командировкада булдык. Шундый авырлыклардан соң да: «Безнең белән тагын барасызмы», – дип сорауга, журналистлар: «Чакырыгыз гына, барабыз», – дип торалар. Моны ишетү рәхәт», – диде ул.

Җитәкче журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды. Блогер, «Сөембикә» журналы журналисты Фагыйлә Шакирова, ТНВ журналисты Алия Хәйретдинова, «Татарлар» тапшыруын алып баручы Эльвира Хөснетдинова, «Татар-информ» журналисты Гөлүзә Ибраһимова, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова , «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дилбәр Гарифуллина бүләкләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus