Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан парламентара килешү буенча алдынгылар рәтендә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан хезмәттәшлек турында парламентара килешү төзүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора.

«Россия Федерациясенең 37 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 44 килешү, федераль хакимият органнары белән ике килешү, чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм беркетмә төзелде. Бу эш дәвам иттереләчәк. Киләсе елда тагын кайсы чит илләр белән хезмәттәшлек турында парламентара килешүләр төзеп була, шул турыда уйлыйбыз», - дип сөйләде ул журналистларга йомгаклау матбугат очрашуында.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе депутатлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш итүне атады. Быел Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына барлыгы 3248 мөрәҗәгать килгән. «Нигездә, әлеге мөрәҗәгатьләр закон, торак-коммуналь хуҗалык, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне камилләштерүгә кагыла», - дип ачыклык кертте ул.

«Муниципаль хакимиятләр эшчәнлегенә бәйле сораулар күп. Алар юллар төзү һәм ремонтлауга, су һәм электр белән тәэмин итүгә, чүп-чар чыгаруга кагыла. Бу – көнүзәк мәсьәләләр», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, теге яки бу мәсьәлә буенча җаваплы кешегә җибәрелә, контрольгә алына. «Безнең өчен бу бик мөһим. Димәк, кеше, хакимиятнең закон чыгару органына ышанычын күрсәтә, дигән сүз. Бу эш белән без алга таба да җитди итеп шөгыльләнәчәкбез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул декабрь азагында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы эшчәнлегенә йөз көн булганын билгеләп үтте. «Без актив парламентны 40 проценттан артыкка яңартып формалаштыра алдык», - дип йомгаклады Дәүләт Советы спикеры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus