Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татарстан» радиосында «Маҗаралы каникул» радиофильмының премьерасы була

«Татарстан» радиосы Яңа елны зур премьера белән каршылый. Яшь тыңлаучыларга бәйрәм бүләге итеп язучы Хәниф Хәйруллинның «Киржаклар илендә» әсәре буенча «Маҗаралы каникул» дигән күпсерияле радиофильм әзерләнгән.

«Беренче серия 29 декабрьдә 11:10 сәгатьтә эфирга чыга, аннары радиофильм 13:10 сәгатьтә, 15:10 сәгатьтә, 16:10 сәгатьтә дәвам итә. Димәк, премьера көн буена сузыла, дигән сүз», - дип хәбәр итә «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире Нәсим Акмал.

Төп рольләрне Алинә Мөдәррисова, Алмаз Гәрәев, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Илдус Әхмәтҗан, Ания Гыйбадуллина, Гөлназ Ибраһимова башкара. Эпизодик рольләрдә – «Татарстан» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре. Режиссеры – Рамил Һидиятулла, Сценарий авторы – Нәсим Акмал.

«Алтынчы класска күчкән Илдар җәйге ял вакытында ерак Себердә, тайга урманнары арасында яшәүче туганнарына кунакка бара. Шундагы малайлар белән дуслаша. Авылда үзенең башбаштак законнарын урнаштырган мәкерле таманга каршы көрәштә катнаша. Кыргый табигатьтә, ерткыч хайваннар арасында классташларының төшенә дә керми торган маҗараларга юлыга. Кыскасы, радиофильмны бер тыңлый башласаң, тыңлап туеп булмый», - диде Нәсим Акмал.

Радиотамаша Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus