Бүген иртән, 25 декабрьдә, Казан аэропорты эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиациянең рәсми вәкиле хәбәр итә.
Чикләүләр Гражданнар һава судноларының очышлары куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кертелде, дип билгеләп үтелә. Һава аланы вакытлыча авиарейсларны кабул итми һәм җибәрми.