Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Апас районы башлыгының бүләге бирелде

«Апастово-информ» җитәкчесе Гүзәл Хилавиева район башлыгы Айрат Җиһаншинның күчтәнәчләрен махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннарына илтеп кайтты. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.

Барлыгы шундый 4 күчтәнәч-пакетны - Болынбалыкчы авылыннан Динар Галкин, Руслан Халиков, Илмир Гомәров, Апастан Рөстәм Гәрәевнең якыннарына тапшырды ул.

«Руслан һәм Динар белән якыннан таныш мин. Көллияттә эшләгән дәвердә иң тырыш, иң акыллы, иң яхшы укучыларым иде алар. Һәр чарада минем уң кулларым булдылар, һәрчак активлыклары, ярдәмчел булулары белән аерылып тордылар. Шундый батыр, курку белмәс укучыларым белән бик горурланам. Барлык егетләр дә исән-сау килеш, якыннары янына тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде», - дип тели Гүзәл Хилавиева.

Динар Галкин өч ел элек мобилизацияләнеп, иң беренчеләрдән булып алгы сафларга чыгып китә. Ике мәртәбә кыска вакытлы ялда да булган. Бүгенге көндә дә ул алгы сызыкта көрәшә.

«Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының район буенча координаторы Гөлназ Фәхретдинова белдерүенчә, һәр хәрбинең гаиләсенә район башлыгының күчтәнәчләре тапшырылачак. Әлеге эшкә махсус кураторлар билгеләнгән. Егетләрнең әти-әниләре, якыннары бүләкләргә бик сөенеп, район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерәләр

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus