Татарстанда ике түләүле автомобиль юлы — Вознесение трактының икенче чираты һәм Алексеевск-Әлмәт юлы буенча йөрү бәясе билгеләнде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында белдерелгән бәя, без әйткәнчә, соңгы карарга туры килмәвенә игътибарыгызны юнәлтәбез», — диде ул.
Лилия Галимова сүзләренчә, анализ үткәрелгән, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән.
Казанның Вознесение тракты буенча I категорияле җиңел автомобильләр өчен (биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр) йөрү бәясе 90 сум, ә йөкләнеш көчле булганда (6.30-9.00 һәм 17.00-19.30 сәгатьләрдә) 150 сум торачак. II категорияле (биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр) автомобильләр өчен юлда йөрү бәясе 150 сум, III категорияле (ике күчәрле, 2,6 метр һәм аннан да биегрәк йөк машиналары һәм автобуслар) 250 сум, ә IV категорияле (өч күчәрле, 2,6 метр һәм аннан да биегрәк йөк машиналары һәм автобуслар) 350 сум була.
Алексеевск-Әлмәт трассасы буенча I категорияле җиңел автомобиль өчен (биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр) 1 километр бәясе 4,50 сум була. II категорияле (биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәрге җиңел автомобильләр) автомобильләр өчен 1 километрга 6,75 сум, III категориялеләр (ике күчәрле, 2,6 метр һәм аннан да биегрәк йөк машиналары һәм автобуслар) 1 километрга 9 сум, ә IV категориялеләр (өч күчәрле, 2,6 метр һәм аннан да биегрәк йөк машиналары һәм автобуслар) бөтен автоюл буйлап йөрү 1 километрга 18 сум түләргә тиеш була.
Җиңел автомобильләр өчен Алексеевскидан Әлмәткә кадәр бөтен трасса буйлап бару 653 сумга төшәчәк.
«Татдортрансинвест» АҖ Вознесение трактының, ә «Автострада» АҖ Алексеевск-Әлмәт юлының концессионеры булып тора.