Томск Татар мәдәни үзәгендә «Буыннар вокаль көрәше» дип исемләнгән традицион чара узды. Быел иң моңлы коллектив исеме өчен өч команда көрәште: «Нурлы кызлар», «Алтын көй» һәм «Чубаляк». Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Катнашучылар өч номинациядә осталыкларын күрсәтте:
Чара уникаль форматта узды – бәйрәмне чын татар Кар кызы һәм Убырлы карчык алып барды. Бу бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Һәр катнашучыга татлы бүләкләр өләштеләр. «Алтын көй» яшьләр командасы бераз өстенлек белән беренчелекне яулады.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Жюри әгъзаларына игътибарлары һәм конкурска теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт. Шулай ук Үзәкнең барлык кунакларына рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм Яңа ел алдыннан узды, димәк киләсе ел шундый ук матур, күңелле һәм моңлы булырга вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.