Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтваны кире алды. Бу хакта хәбәр шура рәисе Шамил Аляутдиновның телеграм-каналында чыкты, дип яза РИА Новости.
«РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы массакүләм мәгълүмат чараларында РФ Генераль прокуратурасы «Россия мөселман җәмәгатьчелегендә күпхатынлылык проблематикасы» фәтвасын гамәлдән чыгарырга чакыру турында мәгълүмат таралу сәбәпле, шулай ук Россия җәмәгатьчелегенең реакциясе белән бәйле рәвештә фәтваны кире алды. Бу Аллаһның ихтыяры, һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы бәхәстә катнашуда мәгънә күрми», - диелә аның телеграм-каналында урнаштырылган хәбәрдә.
Моңарчы дүшәмбе РИА Новости чыганагы Россия Генераль прокуратурасы Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә закон бозуны бетерү зарурлыгы турында тәкъдим юллады, дип хәбәр итте. Күзәтчелек ведомствосында күрсәтүләренчә, күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтва гамәлдәге законнарга һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өлкәсендәге дәүләт гаилә сәясәте нигезләренә каршы килә.
Чыганак белдергәнчә, Генераль прокуратурада Россия Гаилә кодексы нигезендә гражданнарның берсе инде теркәлгән никах белән яшәгән очракта гражданнар арасында никахлашу рөхсәт ителми, дип билгеләп үткәннәр. Шул ук вакытта дини оешмалар (законнарга каршы килмәгән очракта гына) үзләренең эчке кагыйдәләре нигезендә эш итә ала.
Элегрәк Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов РИА Новостига хәбәр иткәнчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы Россия мөселманнарына дүрт дини никахка кадәр теркәүне рөхсәт итүче (ир кеше хатыннарының барысына да карата гадел һәм тигез мөнәсәбәттә булган һәм хатыннарын һәм балаларын матди яктан тәэмин иткән очракта) фәтва кабул иткән иде.