Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 2024 елда 39 хатын-кыз «Ана даны» медале белән бүләкләнгән

Илебезнең Президент Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлеше – халыкны саклау һәм аны арттыру. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Думаның гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова белдерде. Аның сүзләрен «Бердәм Россия» матбугат хезмәте китерә.

Парламентарий сүзләренчә, республикада балалы гаиләләргә, шул исәптән күп балалы гаиләләргә, студентлар гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә күп нәрсә эшләнә. 61 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә: 55 төбәк һәм 6 федераль чара.

«Әлеге чараларның иң нәтиҗәлеләре: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә, дарулар сатып алуга, укучылар өчен юл йөрүгә субсидияләр, балалар бакчасы өчен түләүне компенсацияләү, авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү. Республикада торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән берничә чара бар: республика социаль ипотекасы, яшьләр арасында торак конкурсы, 5 һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә субсидия. Тагын бер ярдәм чарасы – Татарстанда гамәлдә булган сроксыз күп балалы гаилә статусы. Тиздән 23 гыйнварда күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм оештырылыр, дип көтәбез», - дип сөйләде Татьяна Ларионова, чаралар күпләрне колачлавын һәм уңай нәтиҗәләр бирүен өстәп.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында Гаилә елына йомгак ясап, Татьяна Ларионова республикада 55,7 мең күп балалы гаилә яшәве турында сөйләде. Һәр бишенче бала күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Татарстанда 10 балалы 5 гаилә, 9 балалы 7 гаилә, 8 балалы 32 гаилә бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus