Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 2024 елда 4 миллион тоннадан азрак ашлык җыелган

Татарстан 2024 елда 3,8 миллион тоннага якын ашлык җитештерде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин «Татар-информ» матбугат конференциясендә. Элегрәк «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе җыеп алынган бөртекле культуралар 4 миллион тоннадан да ким булмаячак, дип фаразлаган иде.

813 мең тонна майлы культуралар, 2,4 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчәләр җыелган.

Спикер еллык ориентир булып 4,3 миллион тонна ашлык тора, диде. Республика үзе 3,3 миллион тоннага якын ашлыкны куллана.

Актив температуралар суммасы арткан – 2 мең градустан артык (уртача күрсәткечләр 1600-1800 градусны тәшкил итә).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хисабыннан билгеле булганча, быел Татарстанның аерым районнары май аенда кырау сугуга дучар булган. Августта исә республиканың 29 районы туфракта артык дым белән очрашкан.

«Әлбәттә, ул вакытта без тулаем уңышның 10 процентын югалттык, әмма шул ук вакытта бу шикәр чөгендере, бәрәңге һәм башка яшелчәләр формалашуга уңай йогынты ясады, чөнки нәкъ менә әлеге чорда аларның тамыразыгы формалаша», — дип өстәде Яшин.

Быел чәчүлек мәйданы узган елгы мәйданнан азрак булган. Яшин сүзләренә караганда, бу язгы чорда чәчүне вакытында башкарып өлгермәү белән бәйле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus