Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайбычта авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында бүләкләр тапшырылды

Кайбыч районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин илебез табынын баетучыларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары, сәламәтлек теләде, югары күрсәткечләргә ирешкән уңганнарга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен тапшырды.

«Республика, районыбыз табынын баетуга керткән өлешегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. 2025 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Авыл кешесе өчен ел әйләнәсе эш бетми ул. Узып баручы 2024 ел барлык өлкәләрдә дә диярлек безнең өчен уңышлы ел булды. Районнар арасындагы рейтинг буенча да без шактый алга киттек», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

«Быелгы ел безнең өчен үзгәреш елы да булды. «Август-Кайбыч» җәмгыяте терлекчелек комплексында үз эшен башлады. Киләсе елда комплекс тулы көченә эшли башлагач, сөт җитештерүдә дә Кайбыч районы үзен күрсәтәчәгенә ышанам. Шулай ук, «Туган як — Агро» хуҗалыгы да терлекчелек тармагында эш темпларын арттыра бара», – дип сөйләде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов районның 2024 елда ирешкән казанышларына тукталды, хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды.

«Татагрохим» җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин Кайбычка бүләкләр белән шатланып килүен әйтте.

Авыл хуҗалыгы тармагының нинди булуы сезгә бәйле, авыл хезмәтчәннәре! Кайбыч районы киләчәктә дә шулай матур үрләр яуласын. Яңа инвестор килгәч, сездә зур үзгәрешләр сизелә. Авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм башка юнәлешләргә билгеләнгән планнарыгыз тормышка ашсын! - диде ул.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров исеменнән мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus