Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әстерханнан Гөлфия Вәлиева: Казанга килгәч, үземне чын татар кызы дип хис итә башладым

Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылы һәм Әстерханның Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучысы Гөлфия Вәлиева Казан дәүләт университетының татар бүлегендә укыган елларын искә алды. Ул Казанга килгәч үзен чын татар кызы итеп хис итүен әйтте.

«1989 елда безнең авылда Татарстаннан килгән укытучы Люзия Вәгыйзовна татар телен укыта башлады. Без татар авылында яшибез, татар балалары, өйдә дә гел татарча гына сөйләшә идек. Ләкин безнең якларда – Әстерхан татарлары диалекты бар. Шул вакытта татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә татар әдәби теле белән таныша башладык. Мәктәп директоры чакырып алды да, Казанга педагогика институтына укырга керергә чакырды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан, бүлекне тәмамлаган артистлар белән очрашуда.

Казанга килгәч, аңа Казан дәүләт университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә киңәш иткәннәр.

«Шулай итеп, татар бүлегендә 1989-1994 елларда укыдым. Казанда безнең тормыш бөтенләй башкага әйләнде: шаулап-гөрләп укыдык, сагынып искә алам. Хәтерлим: Казанга килгәч, үземне чын татар кызы дип хис итә, горурлана башладым. Ул вакытта Әстерханда яшәгәндә: «Син рус кызымы?» – дигәч, «әйе», - дип әйтә идем. Бөтенләй башка мохит, башка вакыт иде ул», - ди Гөлфия Вәлиева.

Ул Казанда татар кызлары-егетләре белән бик күп аралаша башлавын, яңа танышлары артуын әйтте. «Казанга килеп, укырга керүемә әти-әниемә, мәктәп директорына рәхмәтлемен. Язмышка рәхмәтлемен», - диде укытучы.

«Бүгенге көндә мин – татар теле укытучысы. Шәһәрдә һәм авылда атнасына ике сәгать татар телен укытабыз. Татар телен сайлаучылар бар, шөкер. Әстерханда, мәсәлән, татар телен руслар, азәрбайҗаннар – барысы да татар телен өйрәнә. Ә авылда хәтта чегәннәр дә татар телен өйрәнә», - дип сөйләде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus