Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа ел төнендә Казанда җир өсте транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар казанлыларга төнге икегә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, метрополитен 00.00 сәгатьтә ябыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

7 гыйнварда Раштуа уңаеннан төнге бәйрәм чарасында булырга теләүчеләр өчен өстәмә маршрутлар оештырыла. Әйтик, Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә килүчеләр чара тәмамланганнан соң 2.00 сәгатьтә КАИ тукталышыннан 10, 23, 30, 60, 89нчы автобусларда өйләренә кайта ала.

«Транспорт комитетында һәм транспорт предприятиеләрендә кизү тору оештырылачак, террор, янгын куркынычсызлыгы һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар составы белән өстәмә инструктажлар үткәрелде», - дип искәртте Шакиров.

Казанлылар һәм башкала кунаклары бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча транспорт комитетының кайнар элемтә телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 223-28-28. 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда ул – тәүлек әйләнәсе, калган бәйрәм көннәрендә эш көне графигы буенча эшләячәк.

«Машина йөртүчеләр 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр урам юл челтәре буенча урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак», - дип сүзен төгәлләде Шакиров.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus