Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов – Мөхәммәтшинга: Фәрит Хәйруллович, сез – безнең бренд

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны республика парламенты җитәкчесе вазифасында эшли башлавының 30 еллыгы белән котладылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында аңа нәтиҗәле эше өчен рәхмәт әйтте.

«Фәрит Хәйруллович, сез - безнең бренд. Россиядә бүтән андыйлар юк. Сез инде 30 ел – парламентта. ТР Хөкүмәтендә бераз тәнәфес булып алса да, сезнең белән һәрвакыт бергә эшлибез. Кайда гына эшләсәм дә, сезнең тарафтан һәрвакыт җитди ярдәм булды», - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе Дәүләт Советы спикерына.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, парламентның системалы һөнәри эшчәнлеге – Татарстан үсешенең уңыш нигезе ул. «Парламентны шундый шәхеснең җитәкләве безнең өчен зур мәртәбә һәм горурлык. Бу фамилияне Россиядә дә, аннан читтә дә беләләр», - дип белдерде ул.

ТР Рәисе бу елның гади булмавын, «борчый торган мәсьәләләр барлыгын», шулай да күп кенә уңай вакыйгалар да булуын әйтте. «Республика күтәрелештә. Бу сәнәгать продукциясенең үсеш темпларында да, төп капиталга инвестицияләрдә дә чагыла», - дип искәртте ул.

Мөхәммәтшинга нәтиҗәле эше өчен рәхмәт әйткәннән соң, Миңнеханов депутатлар корпусы республика җитәкчелегенең терәге булуын билгеләп үтте.

Мөхәммәтшин котлау сүзләре өчен рәхмәт әйтте. «30 ел – аз вакыт түгел. Рөстәм Нургалиевич, төрле вакытлар булды. Без сезнең белән Хөкүмәттә иңгә-иң торып эшләдек, бүгенге катлаулы чорда да бу эш дәвам итә. Ул елларда төп эшне башкарган укытучыбыз – Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә (Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе – Т-и иск.) рәхмәт әйтәсем килә. Чубайсны да, икътисадны ничек саклап калуыбызны да, күп векторлы икътисадыбызны ничек шәхси кулларга бирмәүне дә хәтерлибез. Федераль үзәк белән имзаланган ике яклы килешү бүген безгә күпмилләтле республиканы якларга мөмкинлек бирә», - дип искәртте ул.

Парламент башлыгы бик күп котлаулар алуын, шул исәптән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың да тәбрик итүен әйтте.

«Ул Татарстанның актив җитәкчеләр белән аерылып торуын әйтте. Шәймиев һәм Миңнехановны яхшы сүзләр белән искә алды. Ә мин: «Без бергә булганда, безне беркем дә җиңә алмый», - дим. Без республикабызны үстерү һәм гражданнарыбызны яклауга кагылышлы бурычларны бергәләп хәл итәбез», - дип сүзен төгәлләде Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus