Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Бисмилла әйтеп, иң изге теләкләр белән пешерелгән ризык икенче инде ул

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуында Сабада тормышка ашырылган «Солдатка аш» проекты турында сүз барды. Сүз уңаеннан, солдат әнисе Фәнзия Хәйбиева видеоэлемтә аша сорау юллады. «Кайткан солдатларга нинди ярдәм көтеләчәк», – дип сорады.

«Әлбәттә, сезнең изге эшләрегез – бүтән районнар өчен үрнәк. Безнең бик күп шундый гаиләләр, оешмалар, эшмәкәрләр бар. Зур оешмалар гына түгел, гади кешеләр ярдәм күрсәтергә тырыша. Өйдән килгән ризык икенче инде ул. Алар аны көтеп ала. Бисмилла әйтеп, иң изге теләкләр белән пешерелгән ризык икенче инде ул. Сезгә бик зур рәхмәт!» – дип җавап бирде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов хәрби операциядәге егетләргә күрсәтелә торган ярдәм турында да сөйләде. «Без егетләребезне кайгыртабыз. Алар белән элемтә бар. Куелган кешеләребез бар. Гел нәрсә кирәген сорашып торалар. Егетләр отпускка кайтканда, очрашуларда нинди ярдәм кирәк дип сөйләшсәләр, ул мәсьәләләрне хәл итәбез. Җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм күрсәтәбез. Көчтән килгән бөтен мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз», – диде.

«Солдатка аш» проекты авторы Гөлнара Фәтхерахманова бүгенге көндә фронтка 87 мең хәләл кипкән аш җибәрелгәнен әйтте. «Апалар көн саен хезмәткә килә, кипкән аш тутыралар. Аны кайнар су белән туглагач, солдатларга әзер ризык. Бөтен ингридиентлар өйдә кул җылысы белән үстерелгән. «Өйдәге аш та моның кадәр тәмле булмагандыр» дип әйтүчеләр булды. Командада солдат әниләре күп», – диде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus