Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Киләсе еллар барысы да гаиләгә багышлансын иде

12 сәгатькә сузылган «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән төгәлләнде. Ул узып баручы Гаилә елына якынча йомгак ясады. Мөрәҗәгатьне марафонны алып баручылар укыды.

«Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән котлыйм! Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел һәммәбез өчен иң мөһим булган, һәрвакыт безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе булып торачак гаиләгә багышланды», – дип искәртте республика җитәкчесе.

«Татарстанда искиткеч гаиләләр яши, алар гореф-гадәтләр белән көчле һәм алар өчен мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт, кайгырту, өлкәннәргә ихтирам беренче урында тора», – диде ул.

«Республикабыздагы күпбалалы гаиләләр белән горурланабыз, аларның саны елдан-ел арта. 2024 елда мондый гаиләләр 55 меңнән артты, ә 2012 елда алар 24 меңнән аз гына күбрәк булган», – диде Миңнеханов.

«Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтергә телим. Безнең батыр сугышчыларыбызның кыюлыгы, чыдамлылыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Аларның илебез иминлеге өчен керткән өлешләрен бәяләп бетерү мөмкин түгел», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

«Кадерле дуслар! Гаилә елында тормышка ашырылган инициативалар, проектлар, изге эшләр өчен без сезгә рәхмәтле. Киләсе еллар барысы да гаиләгә, якыннарыбызга һәм яраткан кешеләребезгә багышлансын иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus